

Яз җиттеме, юл мәсьәләсе килеп туа. Һәм ул елдан-ел зуррак проблемага әйләнә барган кебек.
Быел республикада чокыр ремонты февральдә үк башланды. Һава температурасы “минус” билгесе белән булганда салкын асфальт салу технологияләрен кулланып эшләделәр. Вице-премьер Алан Марзаев әйтүенчә, һава температурасы +10 градуска җиткәч, ныклы эссе катнашмалар куллану мөмкинлеге барлыкка килгәч, асфальт заводлары эш башлый.
Быел яз иртә килде. Шуңа республикада асфальт-бетон заводлары гадәттәгедән ике атна алдан эшли башлады. 25 мартта Кырмыскалы һәм Стәрлетамакның юл-ремонт төзелеш идарәсе асфальт заводлары эшкә кереште. 27 мартта аларга Бөре заводы кушылды. Апрель башында “Башкиравтодор”ның 27 заводының барысы да эшли башлаячак, диләр министрлыкта.
Быел эссе асфальтбетон катнашмаларын кулланып, чокырларны ямау өчен 320 мең тонна вак таш һәм 5,8 мең тонна битум әзерләнгән. Узган еллар тәҗрибәсеннән чыгып, чокырларны ямау өчен шушы күләмдәге материал җитәргә тиеш, диләр Транспорт министрлыгында.
“Чокыр ямау эшләре тәүлек әйләнәсе бара. Машиналар күп йөргән трассаларда эшләр хәрәкәт азайгач башкарыла”, – ди Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.
Министрлык вәкилләре эшләр план буенча бара дип хисап тотса да, төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров бу атнада аларның эшен каты тәнкыйтьләде.
“Мин үткән атна буена сезгә һәм вице-премьер Алан Марзаевка асфальт-бетон заводларын эшләтә башлагыз дип “чүкедем”. Сез каршы төштегез – бу лөгатькә туры килми, асфальт заводларын әле эшләтә башларга ярамый, дидегез. Бу сезнең чокыр ямауга зурдан кубып чыгуга каршы дәлилегез булды. Әмма катнашмаларны үзе җылыта торган башка алымнар да бар бит, нигә аны карамадыгыз? Мин сезне гафу итмим. Миңа юлларның торышына карата зарлар искитмәле күп икәнлеген җиткереп торалар”, – диде Радий Хәбиров хөкүмәт утырышында.
Әйткәндәй, Радий Хәбиров үзенең Юлламаларында юллар сыйфатына һәрвакыт игътибар итә. Бу теманы ул узган елда да күтәргән иде. "2023 елда республика һәм муниципальара юлларны ремонтлауга һәм тәртиптә тотуга 4,215 миллиард сум юнәлтеләчәк. Бу акчалар чокырларны ямауга, юлларны төзекләндерүгә, ремонтлауга тотынылачак", – дигән иде ул.