Уйланырга урын бар
31 март 2023, 04:08

Чокырдан кайчан чыгарбыз?

Яз җиттеме, юл мәсьәләсе килеп туа.

https://ufacity.infohttps://ufacity.info
https://ufacity.info

Яз җиттеме, юл мәсьәләсе килеп туа. Һәм ул елдан-ел зуррак проблемага әйләнә барган кебек. Чөнки машиналар саны шәһәрдә генә түгел, авылларда да күзгә күренеп арта. Акча җитми дип никадәр зарлансак та, бензин хаклары артып торса да, машиналар саны кимегәне юк әле. Автомобильләр белән бергә юлда чокырлар саны да арта бара.

Аннары, ни кызганыч, бездәге климат та асфальт юллар файдасына түгел. Кышын -40 градуска кадәр салкынайта, ә җәен +40 градуска кадәр дигәндәй эсселәтә, язлы-көзле бер туңдыра, бер эретә... Шуңа хәтта яңа юлларда да бер-ике елда чокырлар барлыкка килә башлый. Замана технологияләре бернинди температура тирбәлешләренә дә бирешми торган сыйфатлы юллар төзү мөмкинлеге бирә дип сөйләсәләр дә, гамәлдә бу әле сүздә генә кала. Юлларның сыйфаты белән мактана алмыйбыз. Республика җитәкчесе Радий Хәбиров әйтүенчә, “бу безнең халык өчен бик нечкә тема”.

– Кешеләр машиналарына зыян китермәсен, юл-транспорт һәлакәтләренә очрамасын өчен чокырларны ямау эшләрен тизләтүне сорыйм. Үзем юлларда йөрим һәм бу җәһәттән эшлисе эшләр барлыгын күрәм. Кешеләр безне гадел тәнкыйтьли, – дигән иде ул үткән атнада.

Башлыкның социаль коммуникацияләр буенча идарәсе мәгълүматы буенча, иң күп зарлар муниципаль юлларга карый. Аларның саны 1 меңнән арып киткән (бу 20 мартка булган күрсәткеч). Республика дәрәҗәсендәге юлларга карата – 39, федераль юллар буенча 21 зар килгән. Аңлашыла да: зур юлларга федераль һәм республика казнасыннна акча бүленә һәм аларны тәртипкә тотуга игътибар күп. Ә муниципаль бюджетларның моңа акчасы юк. Әмма мәсьәләне хәл итәргә кирәк...

“Без юллардагы һәр чокыр турында белергә омтылабыз. Моның өчен юл инфраструктурасы өлкәсендә эшләрне контрольдә тоту һәм планлаштыру системасы ярдәмендә һәр кимчелек санлаштырыла, ә ремонтка кадәрге һәм ремонттан соң фотолар системага урнаштырыла. Бу чокырларны ямауны уйлап планлаштырырга һәм эшләрнең башкарылуын күзәтергә ярдәм итә”, – ди Радий Фәрит улы.

Әлеге система дүрт ел эшли һәм шушы вакыт эчендә 326 мең чокыр теркәлгән һәм ремонтланган. Быел 28 мартка республика һәм муниципальара юлларда 6707 кимчелек ачыкланган. Аларның 3200дән артыгы ямалган.

Әйткәндәй, Радий Хәбиров үзенең Юлламаларында юллар сыйфатына һәрвакыт игътибар итә. Бу теманы ул узган елда да күтәргән иде. "2023 елда республика һәм муниципальара юлларны ремонтлауга һәм тәртиптә тотуга 4,215 миллиард сум юнәлтеләчәк. Бу акчалар чокырларны ямауга, юлларны төзекләндерүгә, ремонтлауга тотынылачак", – дигән иде ул. 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас