- Могҗиза көтмәгез, аны үзегез тудырыгыз!
- Кайчакта, киткәч-киткәч инде, китәргә кирәк...
- Гомер шундый кыска: аны кыска вакытлы мөнәсәбәтләргә әрәм итәргә ярамый...
- Бүген бик күпләр, үзләренең өстендәге киемнәренә караганда, күпкә арзанрак...
- Лидер булып тумыйлар, аларны беркем дә лидер ясамый – алар үзләрен-үзләре булдыра.
- Бөтенләй очып карамауга караганда, кайчакта, егылып төшүең дә яхшырак...
- Иң яхшы карар: син үзең кабул иткән карар!
- Миңа нәрсә эшләргә кирәклеген өйрәтмә, мин дә сиңа кайда барырга юл күрсәтмәм...
- Мин дә яраттым, мине дә яраттылар. Ләкин бу бервакытта да вакыт буенча һич туры килмәде...
- Әгәр сез кемгәдер кирәк икән, ул кеше һәрвакыт сезнең янда булыр өчен юлларын табар. Тапмый икән, һич икеләнмичә саубуллашыгыз.
Фото: experience.tripster.ru