

Ни аяныч! Яз көне урам яклап тәрәзә төпләрендә “язгы җырлар"ын сузучы песиләрне генә күрергә язсын иде дә бит, кызганычка каршы, башкачарак та була икән шул – 28 март кичендә Уфаның Ибраһимов бульварындагы йортның тәрәзә төбендә 17 яшьлек егетнең җансыз-тынсыз гәүдәсе табылган.
UTV телеканалы хәбәр итүенчә, үсмер егет биектән егылып төшкәндә алган имгәнүләрдән үлгән. Коткарып кала алмаганнар.
“Чыгарылыш сыйныф укучысы, уку алдынгысы. Алтын медальгә бара иде. Әнисе белән яшәде...” – дип сөйләгәннәр үсмерне белгәннәр.
Егетне кичә соңгы юлга озатканнар. Мәгълүматлар буенча, ул бу тормыштан үз теләге белән киткән. Хокук саклау органнары үлем фактын раслаганнар, әмма бу уңайдан аңлатма бирүдән тыелып торалар.
Чыганак: Башинформ