

Элек авылларда бер элемтә бүлеге булып, шунда гәзит-журналлар, хатлар һәм телеграммалар тарату, матбугатка язылу кебек эшләрдән тыш, халыкка пенсия акчасы тарату, авылдагы саклык банкы функциясын үтәү, лотереялар уйнату һәм башка төрле эшләр башкару керә иде. Элемтә бүлеге җитәкчеләренә эш хакын, я булмаса премияне район гәзитен күпме тиражда яздыртсалар, шуңа карап түләүләре дә бер кызык күренеш була торган иде.
Бер гаиләдә – ике пенсионер, гадәттә. Ә һәр пенсионерга бер данә район гәзитен яздыртырга кушалар. Минем картәнием элемтә бүлегенә баргач, элемтә бүлеге җитәкчесе безнең бабайларга ике данә район гәзите яза икән.
– Бәй, без бит бер өйдә ике пенсионер, – ди икән картәнием. Ул ике гәзитне без нишләтәбез?
– Ашъяулык итеп өстәлгә җәярсез, бер дә булмаса, чолгау итеп аягыгызга урарсыз! – ди икән элемтә җитәкчесе.
Монда нишләтәсең, көчленеке дөрес, пенсия аласың килсә, ризалашасың инде!
Гәзит-журналларга язылу кампаниясе бик оешкан төстә бара иде. Бу мөһим мәсьәләгә пионер оешмасыннан башлап партия органнарына тиклем кушылалар. Һәр йортка ничә данә гәзит-журнал яздыртылган, алар арасында балалар өчен, укытучылар өчен, колхоз-совхоз белгечләре өчен һәм партия әгъзалары өчен дә тиражлар була торган иде. Бер генә данә түгел, ә ким дигәндә өч һәм аннан да күбрәк тәлап итә башладылар.
Колхозларда һәм совхозларда башта партия оешмасы секретареннән сорыйлар, кем күпме данә яздырткан. Партия секретаре алар өчен отчет бирә. Шулай бу бер партия секретареның нык итеп ачуына тигән. 80нче елларның азагы, илдә демократия. Район киңәшмәсендә райкомның өченче секретаре партком секретарларын бастырып сорый: “Кем күпме гәзит-журналлар алдырта?”
Әлеге партком секретаре бу сорауга болай дип җавап бирә:
– Мин район гәзитен һәм “СПИД-Инфо” яздыртам! – ди икән.
Зал тынып кала... Залда шул чаклы тынычлык урнаша, чебен очкан тавыш та ишетелер иде. Хәзер ни булыр икән дип, кешеләр бер-берсенә карашып алалар. Партком секретаре яшь кеше дә түгел. Нәрсә эшләтә икән ул “СПИД-Инфо” гәзитен? Үзе укый микән, әллә рәсемен карарга ала микән?
– Нигә алай, аңлатып бир! – ди икән райком секретаре.
– Район гәзитен үзем укыйм, анда бөтен мәгълүмат бар, миңа шул җиткән, ә «СПИД-Инфо»ны 16 яшьлек малаем үсеп килә, аның өчен яздыртам, – ди икән.
Дөрес сүзгә җавап юк! Бу илдә башланган үзгәрешләрнең башы гына иде әле!..
Алмаз Вәлиев.