Уйланырга урын бар
24 март 2023, 08:36

Нигәдер, барсын да үземнән биздерәм...

Нәрсәдер күрәм, кабынам-янам, аннан бик тиз генә сүреләм дә.

Нигәдер, барсын да үземнән биздерәм...Нигәдер, барсын да үземнән биздерәм...
Нигәдер, барсын да үземнән биздерәм...

 “Сер” сәхифәсенә килгән сорауга психолог җавап бирә

Сорау:

   Тормышымда бик катлаулы чорга кердем. Миңа бернәрсә дә кәнәгатьлек хисе бирми, мин гел эзләнәм: яхшырак эш, мәхәббәт, үз-үземне һ.б. Нәрсәдер күрәм, кабынам-янам, аннан бик тиз генә сүреләм дә.

   Башкаларны минем тышкы кыяфәтем башта үзенә тарта, ә аннан, озак та үтми, холкым биздерә... Миңа хатын-кызга хас булган хәйләкәрлек җитми, моны яхшы аңлыйм. Бу чарасызлыктан ничек котылырга?

                                                      Диана, Шаран районы.

    Җавап:

   Диана, үзегезгә ничә яшь икәнен язмагансыз. Ләкин, аңлавымча, сез яшь әле.

    Шуны да әйтер идем, сезнең хәлне һич тә чарасызлык дип атарга сәбәп юк. Әгәр дә үзегезне табарга, тормышыгызны үзгәртергә, яраткан һөнәргә ия булырга һәм ышанычлы һәм бәхетле гаилә корырга телисез икән, үз өстегездә бик тә тырышып эшләргә туры киләчәк. Һәм моны психолог белән бергәләп эшләгәндә, тизрәк уңышка ирешерсез дип ышанам.

   “Хатын-кызга хас хәйләкәрлек миндә юк”,- дигәнсез. Ләкин бу гына ир-егетләр белән уртак тел табарга киртә буладыр дип уйламыйм. Әгәр элекке егетләрегез белән аралар өзелгәндә, алар ниндидер сәбәпләрне күрсәткән икән, минемчә, монда уйланырга урын бар. Җавапларны да, бәлки, шунда эзләргәдер.

Фото: lifehacker.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас