Уйланырга урын бар
22 март 2023, 04:26

Мәгълүмат сугышы...

Кайда ялган, кайдан дөреслек?

https://vk.com/radiyhabirovhttps://vk.com/radiyhabirov
https://vk.com/radiyhabirov

Кичә, 21 мартта, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Ульяновскида булды.

Анда ул Русия Иминлек Советы секретаре Николай Патрушев һәм Идел буе федераль округы төбәкләре җитәкчеләре белән илнең мәгълүмати хәвефсезлеге мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.

“Яу кырында барган сугыш белән бергә бүген мәгълүмат сугышы да бара. Ул – кешеләрнең күңелләре, акыллары, йөрәкләре өчен сугыш. Без көн саен фейклар, ялган хәбәрләргә, милләтара һәм динара ызгыш кабызырга омтылуларга каршы көрәш алып барабыз. Бу эшне ничек тагын да нәтиҗәлерәк алып бару турында коллегалар белән тәҗрибә уртаклаштык”, – дип язган төбәк җитәкчесе үзенең Вконтакте сәхифәсендә.

Исегезгә төшерәбез, ил президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучылар турында ялган мәгълүмат тараткан өчен 7 елга кадәр иректән мәхрүм итү турындагы законга кул куйды.  

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас