

Язга чыкканда, гадәттә, кибетләрдә яшелчә-җимеш хаклары арта. Ел саен күзәтелгән мондый хәлгә әллә ни аптырыйсы да түгел кебек. Әмма быелгы кышта помидор һәм кыярга хаклар 2-3 атна эчендә ил буенча берничә тапкырга күтәрелгән һәм рекорд арты рекорд куя башлаган. Мәсәлән, февральдә илдә кыярның бер килограммы 400-500 сумга җиткән. Мондый хаклар хәтта яшелчәләр күп җитештерелгән Дондагы Ростовта да күзәтелгән. Чит илләрдән китерелгән кыярларның бәяләре исә 800 сумга кадәр менгән. Кайсыбер төбәкләрдә килограммы 1,3 мең сум торган очраклар да булган.
Росстат мәгълүматлары буенча, җиде атнада яшелчәләрнең уртача хакы бер ярым тапкырга арткан. Моның сәбәбе нәрсәгә бәйле?
Беренчедән, әлбәттә, бездә кышын помидор һәм кыяр кебек яшелчәләрнең хаклары артуы табигать шартларына бәйле. Аларны теплицаларда үстереп булса да, кояш җылысы җитмәү сәбәпле, уңыш әллә ни зур булмый.
Икенчедән, белгечләр аңлатуынча, хакларның артуына теплицаларны корылмалар белән тәэмин итү дә сәбәпче. Чөнки аларның күбесе чит илләрдән сатып алына. Орлыклар белән дә шул ук хәл.
Аннары, кыяр үстерү зур табышлы эш дип саналмый, шуңа бу тармакка инвестицияләр салырга теләүчеләр күп түгел. Ә бүген дефицит килеп туды, бу да бәяләрнең артуына китерде.
Һәм иң мөһим сәбәпләрнең берсе – ул тарифлар. Билгеле булуынча, 2022 елның 1 декабреннән электр энергиясенә тарифлар 9 процентка артты. Ә кыяр үзкыйммәтенең 50 проценты энергия ресурсларына тотылган чыгымнарга бәйле, дип аңлата кыяр үстерүчеләр. Чөнки бу яшелчә кояшны, яктылыкны, җылыны ярата. Үсентеләргә тиешле дәрәҗәдә яктылык төшмәсә, уңыш 15-20 процентка кими.
Башкортстанда да узган кыш һәм яз бәрәңге, кишер һәм кәбестә хакларыннан чәчләр үрә торырлык булса, быел кыярга якын бармалы түгел. Башстат мәгълүматлары буенча, узган елның декабре белән чагыштырганда, гыйнварда кыяр хаклары 40 процентка арткан. Бер килограммының уртача хакы 227 сумга җиткән. Шулай ук помидор белән суган да калышмаган. Беренчесенең бәясе – 32 процентка артып, килограммы уртача 153 сум булса, икенчесенеке, 27 процентка кыйммәтләнеп, 36 сумга әйләнгән. Февраль башында хаклар тагын да үрле-кырлы сикерде: кыярның бер килограммы 250 сумга, аннары 280 сумга әйләнде. Гипермаркетларда, ягъни эре сәүдә челтәрләрендә “шома” дигәне дә, “төерчекле” кыярлар да 500 сумга тәкъдим ителде. Сатып алучыларга кинәт “шок” булмасын диптер инде, кайсыбер кибетләрдә 100 грамм хакын күрсәттеләр.
Республиканың Сәүдә министрлыгында аңлатуларынча, кыяр хаклары күтәрелүнең үз сәбәпләре бар. “Кышын үзебездә җитештерелгән продукция нык азая һәм бу вакытта башка төбәкләрдән һәм чит илләрдән яшелчәләр китерелә башлый”, – диләр ведомствода.
Яшелчә хаклары артуга зарланучылар белән социаль челтәрләрдә дә очрашырга мөмкин. Кайсыберәүләр үзебезнең республикада үстерелгән помидор-кыяр бәяләренең 250 сумнан 500 сумга кадәр артуына зур канәгатьсезлек белдерә.
“Ни өчен Африкадан килгән банан – 95 сум, ә Туймазыдан китерелгән кыяр 270 сум тора?” – дигән башкала турындагы пабликларда бер уфалы. Аның соравы зур бәхәс тудырган. “Бәлки Африка Туймазыдан якынрактыр?” – дип шаяртучылар табылган. Александра исемле ханым болай дип җавап язган: “Кыярның туган җире – Һиндстан. Бездә аларны кышын үстерү өчен бик күп энергия кирәк. Язлы-көзле теплицаларда үстерү дә зур чыгымнар таләп итә. Мин кыярның кыйммәт булуын акларга тырышмыйм. Әмма аны банан белән чагыштырмас идем”.
Хаклар кыйммәт булса да, кыяр сатып алучылар артык нык кимемәде, ди сатучылар. Күпләп алмасалар да, кыяр ашарга гадәтләнгәннәр 1-2не барыбер кәрзиненә сала. 9 март көнне иртән эшкә барышлый “Пятерочка” кибетенә кердем. Яшелчә киштәләре бушаган, әрҗәдә 3-4 бөртек кыяр калган. 8 март бәйрәменә халык яшелчә-җимеш сатып алып бетергән диярлек. Бу кибетләрдә, гадәттә, чит яклардан китерелгән яшелчәләр сатыла. Сыйфатына караптыр инде, хаклары да артык югары түгел: кыярның килограммы 159 сум дип куелган иде. “Полушка”га да сугылдым. Кыярның “уртача тыгызлыктагы” дигәне 170 сум тора, аңа кадәр 190 сум булган. “Магнитта” исә шундый исемле кыярны 80 сумга алып була. Әмма бу хак – килограмм өчен түгел, ә бер данә өчен! Маркетинг дигәне шул була инде, үзебезчә әйтсәк, күз алдау. “Бәйрәм” кибетендә шул ук кыярны 170 сумга тәкъдим итәләр. 139 сумлыгы да бар. Монысын кибетнең ташлама бирүче картасы белән алырга мөмкин, юк икән 200 сум түләргә туры киләчәк. Юл уңае “ларек” дип йөртелгән кечкенә кибетләргә дә күз салып чыктым. Монда республикада үстерелгән кыярларны саталар, Татарстанныкы да бар. Күршеләрдән килгән яшелчәнең бер килограммы 310 сум тора, үзебезнең республикада үстерелгәннәр 320гә дә, 185 сумга да бар.
“320 сумлыгы “эстафета” дип атала. Бик тәмле. Әнә теге очсызы белән чагыштырып булмый инде”, – ди таныш сатучы. “Бик кыйммәт бит”, – дим. “Хәзер кыйммәт түгел инде, февральдә 460 сум торды, – дип җаваплады ул минем сораулы карашка. – Бездә ул кадәр кыйммәт булмады әле. Танышым, Зубовода иң очсызы 480 сум дип, бездән килеп алып китте. Электр энергиясе күтәрелде бит, шуңа хаклар да артты. Хәзер бераз төшерделәр. Башка арттырмаслар, шулай торыр, мөгаен. Озакламый кешеләр үзләре дә үстерә башлый инде”.
Әйе, тауның түбәсенә менеп җиткән хаклар бүген җайлап кына төшә башлады. Әмма бер менгән бәяләр кирегә элекке дәрәҗәсенә үк төшеп җитәр микән соң?