+21 °С
Болытлы


Төмән мәктәпләренең берсендә укытучы балаларны төшке аштан мәхрүм иткән. Шул рәвешле ул начар тәртипләре өчен укучыларны акылга утыртмакчы булган. Тикшерү нәтиҗәсендә прокуратура алтынчы сыйныф укучыларының ике көн дәвамында төшке аш ашамауларын ачыклаган. Ведомствода бу хәл балаларның сәламәтлеген какшата алган дигән фикергә килгәннәр.
Мәктәп директорына карата административ хокук бозу турында эш кузгатканнар. Мәгариф учреждениесенең өч хезмәткәренә шелтә белдергәннәр.
Чыганак: lenta.ru