

Хабаровск краеның Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә имеш тә сасы ис килгән өчен пенсионер хатынны автобустан төшереп калдырган водительне тоткарлаганнар. Кичә, 2 мартта, социаль челтәрләрдә автобус салонында төшерелгән видео таралган.
Кадрлардан водительнең (пассажирлар аңа шулай эндәшә) пенсионер хатынны яулыгыннан эләктереп утыргычтан сөйрәп төшерүе күренә. Водитель дорфа рәвештә пенсионер хатынга транспорт чарасыннан төшеп калырга боера. Водительнең гамәлләрен кондуктор хуплап тора - әбекәйнең сумкасын типкәләп, аңа юынырга кирәклеген әйтә. Соңыннан ир пассажир хатынны идәнгә егылта һәм баскычлардан тышка сөйри.
Видео авторы сүзләренчә, тавыш пенсионер хатыннан килгән начар ис аркасында чыккан. Комсомольск-на-Амуре мэриясендә белдерүләренчә, водитель белән кондукторны эштән җибәргәннәр. Ташучы компания пенсионер хатын алдында гафу үтенгән һәм аңа азык-төлек җыелмасы тапшырган. Шулай ук әбекәйгә бу маршрутта бушлай йөрү хокукы биргәннәр. Прокуратура әлеге очракны тикшерә башлаган. Тикшеру комитетында "Хулиганлык" маддәсе буенча эш кузгатканнар. Эштән азат ителгән водитель тоткарланган.
Чыганак: lenta.ru
Фото: ИА Regnum