Озаграк яши башлаганбыз, ди

Сез ничек уйлыйсыз: гомер озынлыгы нәрсәгә бәйле?

mvestnik.rumvestnik.ru
mvestnik.ru

Башкортстанда уртача гомер озынлыгы 71,8 яшькә кадәр арткан. Моңа кадәр ул 69,8 яшь булган.

Премьер-министр Андрей Назаров әйтүенчә, 2022 елда республикада үлем күрсәткече 26 процентка кимегән. Нәтиҗәдә, без Идел буе федераль округында икенче урынга чыкканбыз.

Башкортстанның озайлы чорга исәпләнгән социаль-икътисади үсеш фаразлары буенча, 2036 елга бездә гомер озынлыгы 73,66 яшькә җитәчәк. Оптимистик ниятләр тормышка ашмаган очракта да, 72,18 яшьтән ким булмаска тиеш, диелә документта. 

Ә без оптимист халык. Шулай булгач, өмет итәбез. Җырдагыча, гомер ике килми... Шуңа аның кадерен белеп яшик. 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас