Һушын югалткан кызга табиблар ярдәм итмәгән

Ни өчен?

totallsocks.rutotallsocks.ru
Фото:totallsocks.ru

Тубыл шәһәре поликлиникаларының берсендә табиблар һушын югалткан кызга ярдәм күрсәтүдән баш тарткан. Бу хакта кыз баланың әнисе хәбәр итә.

“Кызым коридорда егылды. [Таныш булмган] хатын аны тотып торды, мин табиблардан ярдәм итүләрен сорадым. Ә алар: “Неотложка чакыртыгыз”, – диделәр”, – дип сөйли укучы кызның әнисе. Нәтиҗәдә кызга  чакырту буенча килгән кичектергесез ярдәм медиклары  ярдәм иткән.

Соңрак Төмән өлкәсенең  сәламәтлек департаментында “Аргументы и факты” гәзитенә медиклар алгоритмга ярашлы эш иткән дигәннәр. Мәсәлән, кичектергесез ярдәм хезмәткәрен чакыртыр өчен махсус телефон линиясе бүленгән, аңа шалтырату шундый ситуация туган дигәнне аңлата. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас