

Мәскәүдә дәрескә йөрмәгән 12 яшьлек малай аны акылга утыртырга тырышкан әти-әнисенә полициягә зарланган.
SHOT Телеграм-каналы язуынча, малай полицейскийларны үзе яшәгән йорт ихатасында очраган. Ул оперативникларга әнисе аны кыйнавын, соңыннан әтисе белән бергә кибеткә чыгып китүен сөйләгән. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре бу хәлне полиция бүлегенә барып, җентекләп язарга киңәш иткәннәр.
Гаризасында малай әнисе аңа йодрык төйнәп беренчегә генә һөҗүм итмәвен яза. Укучы сүзләренчә, өй эшләрен хәзерләмәгән өчен әнисе аны даими тукмый. Испан теле буенча өстәмә дәресләргә бармаган өчен әни минем бугазыма ябышты, дип тә зарланган малай.
Соңрак полиция хезмәткәрләре яшь гариз бирүчегә барганнар. Малайның әти-әнисенең Мәскәү авиация институында эшләүләре һәм аны бары белән дә тәэмин итәргә тырышулары ачыкланган. Ана кеше улын дәресләргә йөрмәгәне өчен тиргәвен инкарь итмәгән. Эмоцияләре ташып, ана улының битенә сугуын да әйткән.
Ата кеше дә улының укырга һәм өйдә ярдәм итәргә теләмәвеннән канәгать булмавын белдергән, шулай да ул малаена кул күтәрмәгән. Укучы гаризасы буенча тикшерү оештырганнар.
Чынында ничек булганын беркем дә төгәл ачыклый алмас... Бала тарафыннан алдашу да булырга мөмкин, аннары безнең әтиләр буыны әле булса “матчадагы сыек чыбык”ны искә ала. Күпләргә ул чыбык эләгүен-эләкмәгән, әмма ниндидер курку һәм шүрләү хисе тудырган. “Сыек чыбык тәрбия”се нәтиҗәле иде, дип искә ала өлкән буын кешеләре.
Чыганак: lenta.ru