Уйланырга урын бар
27 февраль 2023, 19:12

Укытучы дәрестә үсмерне кыйнаган

Педагог кеше мәсьәләне йодрык белән хәл итәргә тиешме?

ГБОУ Школа № 2031ГБОУ Школа № 2031
Фото:ГБОУ Школа № 2031

Мәскәүнең 2031 санлы мәктәбенең кадет классы җитәкчесе үсмерне кыйнаган.  Бу хәл видеога эләккән, аны Mash  Телеграм-каналы урнаштырган.

Вакыйга финанс грамоталылыгы дәресендә булган. Пост авторы язуынча,  укытучыга укучының прическасы ошамаган, шуңа ул укучыга класстан чыгарга боерган. Әмма үсмер баш тарткан. Моның белән килешә алмаган педагог малайны класстан сөйрәп чыгарган.

Кадрлардан күренүенчә, хәрби киемдәге укытучы 8 сыйныф укучысын эләктерә дә коридорга сөйрәп чыгара. Кабинеттан чыгуга алар икесе дә идәнгә егыла. Ахырда ир үсмер өстенә утыра һәм тукмый башлый.

Дөрес булса, укучыга медиклар ярдәме таләп ителгән. Ашыгыч ярдәм медиклары сүзләренчә, малайның танавы һәм башы җәрәхәтләнгән.

2031 санлы мәктәп директоры Григорий Киселев балаларга карата көч куллану мөмкин эш  түгел, шуңа укытучының гамәлләрен берничек тә аклап булмый, дип белдергән. Мәктәп хакимияте хезмәт тикшерүе оештырган. Укытучыны исә эштән азат иткәннәр. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас