

Даими рәвештә юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларның автомобильләрен махсус хәрби операция зонасына Русия армия ихтыяҗларына бирергә кирәк. Шундый тәкъдим белән Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов чыгыш ясаган.
СВО зонасында хәрбиләр үтүчәнлекләре һәм техник үзенчәлекләре югары булган автомобильләргә мохтаҗ. Бу уңайдан ул ЮХХДИ башлыгын системалы рәвештә юл йөрү кагыйдәләрен бозучы русиялеләрнең машиналарын конфискацияләп, арытаба хуҗаларына бернинди компенсация түләмичә машиналарны Оборона министрлыгына тапшыру мөмкинлеген бәяләүне сорады.
Автомобильләр буенча эксперт, “За рулем” журналының баш мөхәррире Максим Кадаков армиянең транспортка булган ихтыяҗын шул рәвешле каплап булуга шик белдергән. Ул гамәлдәге законнарның юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен машинаны конфискацияләү каралмаганлыгын ассызыклады. Узган елның октябрендә закон буенча машиналарны армия ихтыяҗларына бары тик хәрби положение кертелгәндә генә тартып алырга мөмкин дип аңлаттылар. Өлешчә мобилизациядә тик оешмалардан гына транспорт чараларын дәүләткә тапшыруны таләп итә алалар, дип аңлатты юрист Николай Катрыч.
Чыганак: lenta.ru