+21 °С
Болытлы


Башкортстан буенча сәяхәткә юлланган Ишембай кешеләре сирәк очрый торган күренешкә тап булган.
Алар Воскресенское авылындагы элекке бакыр кою заводы янында “солнечное гало” дигән күренешне төшереп алган.
Кояш тирәли салават күперенә охшаш бу күренеш кышын күзәтелә. Ул һавада катып калган боз кристаллары аша нурлар үтеп чыгу нәтиҗәсендә барлыкка килә. Бу күренеш түгәрәк яки фотодагы кебек формада булырга мөмкин.
Ышануларга караганда, мондый оптик күренеш һава торышының үзгәрәчәген хәбәр итә. Карап карарбыз.