Уйланырга урын бар
19 февраль 2023, 15:41

Руль артында исерек!

Аекларга куркыныч яный.  

Руль артында исерек!Руль артында исерек!
Руль артында исерек!

Аекларга куркыныч яный.

 

Башкортстан дәүләт автоинспекциясендә соңгы тәүлектә узган рейдлар буенча нәтиҗә ясалган.  Руль артына хәмер йотып утырган 42 водитель ачыкланган. Аларның 8-е икенчегә эчеп утырган. Болары бернинди дә нәтиҗә ясамаучы, иң куркыныч кешеләр. Алар машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булып та, законнарга төкереп бирүчеләр. Ә 21 водительнең правасы бөтенләй булмаган

1,3 мең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.

305 водитель хәвефселек каешын эләктермәгән өчен җавапка тарттырылган. 31-е балаларны ташу кагыйдәсен үтәмәгән.

– Хөрмәтле әти-әниләр, аңлы булыгыз, үзегезнең һәм башкаларның иминлеген куркыныч астына куймагыз, – дип мөрәҗәгать итте республиканың баш автоинспекторы Владимир Севастьянов.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас