

Юл-патруль хезмәткәрләре штрафлары “бер кочак” җыелган кешене кулга алганнар.
Шушы көннәрдә Авыргазы районында автоинспекция хезмәткәрләре Уфа-Ырынбур юлында “Газель” машинасын туктата. Руль артында 32 яшьлек уфалы була. Федераль базадан карагач, ирнең юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен түләнмәгән 100 штрафы (!) барлыгы ачыклана. Аларның гомум суммасы 53 мең сумга җиткән.
Үз теләге белән штрафларын түләргә теләмәгән иргә хәзер инде суд карарларын мәҗбүри башкарырга туры киләчәк. Ә әлегә суд приставлары аның автомобилен махсус стоянкага куйган.
Штрафлар бармы-юкмы икәнлеген тикшереп торырга кирәк шул. Моны Дәүләт автоинспекциясенең рәсми сайтында яки “Госуслуги” порталында белергә була.
Чыганак: https://гибдд.рф/r/02