Уйланырга урын бар
17 февраль 2023, 08:06

“Мин аны нык сагындым”

Уфа кызы сөйгәнен күрер өчен Донецкка барган.

БСТБСТ
БСТ

Башкортстан батальоннарының берсендә үз теләге белән хезмәт иткән солдат янына сөйгән кызы килгән.

Кыз, яраткан егетен күрер өчен ике мең километрдан артык ара үтеп, Донецкка кадәр барып җиткән. Бу хакта БСТ журналисты Азат Садриев хәбәр итте. Аның әйтүенчә, телеканалның элекке хезмәткәре 2022 елның ахырыннан алып махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычлар үти. Сөйгән кызының килгәнен белгәч, ул бик гаҗәпләнгән һәм шатланган.

“Әлбәттә, мин мондый хәлне көтмәгән идем. Киләсен белгәч, тәүдә бик нык борчылдым. Ни дисәң дә, монда бит хәрби хәрәкәтләр зонасы. Шулай да хәзер Донецкта бераз тыныч. Мин аны автобуста каршы алдым. Очрашуыбызга бик шатландым”, – дигән солдат.

Кызның сүзләренчә, юл җиңел булмаган. “Әмма чын мәхәббәт өчен киртәләр юк. Мин аны нык сагындым һәм аның нинди хәлдә икәнлеген үз күзләрем белән күрәсем килде”, – дигән ул.

Батальоннарның рухи остазлары Хәмзә хәзрәт һәм Виктор атакай яшьләргә үз фатихасын биргән һәм изге теләкләрен җиткергән.

“Ул ярәшкән егете янына мәхәббәт канатларында очып килде. Бу бик күркәм адым. Аларга, никахларын рәсми теркәп, күп балалар үстерүләрен телибез. Үзләренең мәхәббәтләрен һәм тормыш тәҗрибәсен балаларына тапшырырга язсын”, – дигәннәр руханилар.

 

БСТ
БСТ
БСТ
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас