

Подмосковьеның Химки шәһәрендә сыйныфташына пычак белән хөҗүм иткән укучы кызның класс җитәкчесен эштән читләштергәннәр. Бу хакта шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Ведомство гаризасыннан билгеле булуынча, белем бирү учреждениесендә тикшерү бара, гадәттән тыш хәл буенча җинаять эше кузгатылган.
“Педагоглар һәм мәктәп директоры үз эшләрен дәвам итү турындагы карар вакыйганың бар нечкәлекләрен өйрәнеп, тикшергәч кабул ителәчәк”, – дигәннәр хакимияттә.
Әйткәндәй, моннан алда һөҗүмче һәм каза күрүче кызларның класс җитәкчесе Ольга Маслованы яклап җыен ата-аналар җыен оештырганнар. Алар укытучыны бу хәлдән соң эштән читләштерү белән риза түгел.
Вакыйга турында 7 февральдә билгеле булды. Тәнәфес вакытында 5 сыйныф укуычысы Мильвира өеннән алып килгән аш-су пычагы белән сыйныфташы Софьяга һөҗүм иткән. Мильвира Софьяны мәктәп бәдрәфендә дистәләгән тапкырлар пычак белән чәнечкән, йөзен, күкрәген, башын кискәләп беткән. Моннан соң ул кабинетка кереп, тыныч кына: “Мин Соняны үтердем”, – дигән.
Мильвира сыйныфташын эчке органнарына кадәр үк чәнечмәсә дә, күп кан югалту сәбәпле Софья тәүдә авыр хәлдә иде.
Чыганак: lenta.ru