

Ислам дине кагыйдәләрен белмәсәң...
Бөек Британиянең короле Карл III мондый кыен хәлдә калырмын дип һич тә уйламаган булгандыр.
Монарх Лондондагы Брик-Лейн мәчетенә кергәндә Ислам дине кагыйдәләрен саклап, түфлиен салган. Игътибарлы җәмәгатьчелек нәкъ шул вакытта аның оегының тишек булуын күреп калган. Бу хакта язып чыккан The Telegraph гәзитен укучыларга шул җитә калган.
Бәгъзе берәүләре монархны “үзләре кебек” дип тасвирласа, икенчеләре яңа пар оек алып кимәгән патшаны булдыксызлыкта гаепли. Өченчесе әйбер хакларының югары булуын ассызыклый.
Карл III Бөек Британия короле итеп рәсми рәвештә 2022 елның 10 сентябрендә билгеләнде. Аңа кадәр ил белән 70 ел дәвамында Елизавета II идарә итте. Ханбикә мондый тәртипсезлеккә юл куймас иде, әлбәттә...
Ә сез ни уйлыйсыз, дуслар? Сез мәчеткә ничек йөрисез? Шундый хәлдә калганыгыз юкмы?