

Халыкта шундый мәзәк йөри: ягулыкка хаклар үсү өчен өч сәбәп бар – нефть кыйммәтләнә, нефть очсызлана һәм нефть “урынында тора”. Чынлап та, нефть бәяләре ничек кенә үзгәрсә дә, бензин бәяләре төшми.
5 февральдән Русия нефть продуктларын Евросоюзга кертүгә чикләүләр эшли башлады. Ә Русиядә бензин, дизель ягулыгы, керосин, мазут кебек чимал экспортының 42 проценты нәкъ Европа илләренә туры килә иде. 2021 елда безнең ил 144 миллион тонна ягулыкны экспортка чыгарган һәм аның 50 проценттан артыгын нәкъ Евросоюз дәүләтләре сатып алган.
Хәзер исә, төп сатып алучылар бездән баш тарткач, Русиянең нефть эшкәртүчеләренә җитештерү күләмнәрен киметергә туры киләчәк, диләр экспертлар. Чөнки дустанә илләргә сатуны җайга салу өчен вакыт кирәк булачак, ә эчке базарга ул кадәр ягулыкның кирәге юк. Әйтүләренчә, без җитештерелгән бензин һәм керосинны тулысынча диярлек, атап әйткәндә, 92 процентын, ә дизель ягулыгы һәм мазутның 50 процентын гына кулланабыз икән. Шуңа нәкъ соңгы ике төр ягулыкны тышкы базарга сатуга чыгаралар.
Чит илләргә сату кимегәч, бәлки, ил эчендә бензин хаклары төшәр дигән уй килә. Ләкин аналитиклар шатланмый торырга чакыра. Алар аңлатуынча, бәяләргә башлыча салымнар йогынты ясый, ә алар кимеми. Без автозаправкаларда түләгән һәр 100 сумның 12 сумы – чимал өчен (нефть), 6 сумы – эшкәртү чыгымнарына, 8 сумы – заправканың алып килү һәм сату чыгымнарына, 5 сумы гомум сәүдә өстәмәләренә (әлеге чылбырда каташучыларның кеременә) китә. Калган 69 сум – салымнар: 30 сумы – файдалы казылмалар чыгаруга салым, 18 сумы – НДС (өстәмә хакка салынган салым), 21 сумы – ягулык акцизлары.
Әлбәттә, экспортка чыгару азайса, хаклар бераз кимергә мөмкин. Әмма без, гади водительләр, аны сизмәячәкбез, диләр шул ук экспертлар. Чөнки, беренчедән, бүген очсыз хакка сатып алынган ягулык партияләре заправкаларга 2-3 айдан гына барып җитәчәк, икенчедән, АЗС челтәрләре хуҗалары, үзләренә табыш алу максатыннан, хакларны төшерергә ашыгып тормый. Хәер, әле нефть эшкәртүче заводлар да ягулыкны очсызга сатарга ашыкмый.
“Нефть продуктларына эчке хаклар нефть эшкәртү күләменә бәйле түгел, – дип аңлата Милли энергетика институты генераль директоры урынбасары Александр Фролов. – Ягулык бәясенең якынча 70 процентын салымнар алып тора”. Аның әйтүенчә, дәүләт салымнарга исәп тота. Мәсәлән, ягулык акцизлары юл фондын финанслауга тотыныла.
“Шуңа нефть продуктларына Европа эмбаргосы кертелсә дә һәм экспортка чыгару азайган очракта да, Русиянең эчке базарында бензин бәяләре очсызлану ихтималы юк дәрәҗәсендә”, – ди Фролов.
Озын сүзнең кыскасы шул: безнең илдә нинди генә үзгәрешләр булса да, хакларның очсызланганын күргән юк әле. Әллә булдымы андый очраклар? Бәлки, сез хәтерлисезер? Булса, безгә дә хәбәр итегез.