

Соңгы вакытта балалары булмаган, үз сабыйларын сөю бәхетеннән мәхрүм гаиләләр саны арта. Әлбәттә, мондый гаиләләрдә сәбәп хатын-кызда гына түгел, ә ир-атта да булырга мөмкин.
Статистика сөйләвенчә, Русиядә 20-50 яшьлекләр арасында нәсел калдыру сәләте югары булган ирләр саны нибары 44,3 процент кына (29,98 миллион). Өстәвенә, көчле затлар арасында үлем күрсәткече дә югары. Бу исә гаиләдә социаль проблемалар артуга китерә. Шуңа да бәйле илдә демографик хәл шәбәеп китә алмый.
2021 елда балалар туу коэффициенты (ягъни бала тудыру яшендәге бер хатын-кызга туры килгән балалар саны) 1,5 процентка төшкән. Бу бик аз. Хәлне яхшырту өчен әлеге күрсәткеч һичьюгы 2,1-2,5 булырга тиеш.
Моңа ничек ирешергә? Сораулар күп, җаваплар әлегә ачык кала...