Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
9 февраль 2023, 11:45

Ветераннар 100 яшькә җитте

Солдат язмышлары.

Ветераннар 100 яшькә җитте
Ветераннар 100 яшькә җитте

Солдат язмышлары.

 

Салават шәһәрендә яшәүче ветеран Иван бабай Ефременконың – 100 яшен, Нефтекама шәһәрендә яшәүче  Мөхәмәдулла бабай Вәлиуллинның 103 яшен тутыруы турында язган идек. Бүген тагын бер хөрмәтле яугир бабаебыз шундый ук бәйрәмен каршылый .

Күмертау шәһәрендә яшәүче хөрмәтле ветеран һәм зур абруйлы Владимир Козимир ул.

Воротыновка авылында туып-үскән яшьли колхозда эшләгән булачак яугир. Сугыш башланганда Иркутский өлкәсендә, тайгада тимер юл төзелешендә эшләгән булган.

1942 елда армиягә алынган.  94нче дивизиянең 152нче укчылар полкында снайпер булган. Козимир бабай Ерак Көнчыгыштагы Маньчжур операциясендә,  аннары японнарның Квантун армиясен тар-мар итүдә катнашкан.1947 елга кадәр хезмәт иткән. Кайткач комбайнчы, авиация детальләре ясалган предприятиедә слесарь булып эшләгән.

1984 елда хаклы ялга чыкса да, җылыту челтәре системасында затлы белгеч булган Владимир Ивановичны тагын эшкә чакыртып алганнар.

Александра ханым белән матур гомер итеп, 3 бала үстергәннәр, инде туруннары үсеп килә. Ветеран әле улы белән килене тәрбиясендә тыныч гомер итә.

Их, әгәр ул сугышлар булмаса...

Владимир Ивановичның яшьтәшләре – 1923 нче елда туган егетләр дә миллионлап сугыш кырында ятып калды... Алар мәңгегә 19 яшьлек булып калды... Хөрмәтле ветераныбызның турыннары шул яшьтәдер, мөгаен. Дөньяга тынычлык килсен!

 

 

Ветераннар 100 яшькә җитте
Ветераннар 100 яшькә җитте
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: