Уйланырга урын бар
7 февраль 2023, 11:00

Зиратта мәче күрсәгез, ашатыгыз

Русиядә зиратлар белән бәйле  гадәтләр, ырымнар һәм тыюлар байтак.

Зиратта мәче  күрсәгез, ашатыгызЗиратта мәче  күрсәгез, ашатыгыз
Зиратта мәче күрсәгез, ашатыгыз

Русиядә зиратлар белән бәйле  гадәтләр, ырымнар һәм тыюлар байтак. Ышаныргамы аларга, юкмы, һәркем үзе хәл итәдер. 

Шуларның кайсыберләренә тукталып китик әле. Мәсәлән, зиратка нинди юл белән  килгәнсең, шул юл белән чыгып китәргә кирәк, дип санала. Бу бик борынгы гадәт, ул каян килгән, хәзер әйтү дә бик кыен. Каберләр арасында  озак  йөрсәң, адашкан җаннарга тап буласың һәм бу очрашулар  яхшылык белән тәмамланмас дигән әйтем дә бар.

Эш шунда, адашкан җаннар - үз-үзенә кул салучыларның  яки көч кулланып үтерелгән кешеләрнең җаннары. Алар ачулы һәм агрессив булырга мөмкин.

Зиратка көндезге вакытта керергә, чыгып киткәндә, артка әйләнеп карамаска,  кояш баегач,  килмәскә кирәк.

Бирегә  буш кул белән килмәү хәерлерәк.  Чәчәк гөлләмәсе  ала алмасагыз, ким дигәндә  бераз конфет, печенье яки сулы шешә булырга тиеш. Боларны кабер янында калдырырга киңәш итәләр.

Зиратта  кечкенә генә әйбер тапсагыз да,  аны алмау яхшырак -  төшкән урынында калсын. Табылган әйберләрне, шул исәптән акчаны да, өйгә алып кайтырга ярамый.

Йөкле  ханымнарга зиратка бару тыела яки бөтенләй дә киңәш ителми.

Кабердә янында  үзеңнең начар тормышыңа, авырлыкларга һәм уңышсызлыкларга  зарланырга ярамый. Югыйсә, имеш, үлгән кеше "сине үз янына алачак". Шул ук вакытта уңышларыңа да бик сөенергә ярамый икән, чөнки  уңышны югалырга мөмкинсең.

Хатын-кызларга зиратка, нинди диндә булсалар да, ябык киемдә, яулык ябынган хәлдә килү әйбәт.

Гореф-гадәтләрнең байтагы  зираттагы мәчеләр белән бәйле.  Чөнки үлгәннәрнең җаннары мәчеләргә күчәргә мөмкин  дип санала.

Әгәр зиратта туганыгызның кабере янында  мәче күрсәгез, аны иркәләгез  һәм ашатыгыз, чөнки мәче рәвешендә мәрхүм туганыгыз булырга мөмкин, диләр.  Әгәр дә мәченең кабер өстендә ятканын күрсәгез, аны кумагыз.  Зират мәчеләрен рәнҗетергә ярамый, чөнки алар – мистик затлар һәм теге дөнья белән бәйлеләр.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас