Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
5 февраль 2023, 12:06

Җир язмышы...

Сезнең якта да ташландык җирләр бармы? 

vladimir.ldpr.ru
vladimir.ldpr.ru

Бездә җир бар, бездә җир күп. Шулай дияргә яратабыз. Әмма, ни кызганыч, кайчандыр иген гөрләп үскән басуларның бер өлешендә бүген чүп үләннәре шаулаша...

Бу проблема хакында еш сөйлиләр, ләкин әллә ни алга китеш кенә сизелми. Шулай да республика власте ташландык җирләрне авыл хуҗалыгы файдасына тергезергә ният итә. Бүген авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең гомум мәйданы – 7,3 миллион гектар, аның яртысы, атап әйткәндә, 3,7 миллион гектары – сөренте җирләр. 

“Шундый фактлар бар: җир хуҗасы, иген үстерү яки мал үрчетү урынына, уңдырышлы басуларны гравий чыгару карьерына яисә законсыз рәвештә чүплеккә әйләндерә. Авыл хуҗалыгы эшләре алып бару өчен яраклы җирләрне нәтиҗәле һәм үз максатында файдалану мөһим”, – ди премьер-министр Андрей Назаров.

Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов әйтүенчә, авыл хуҗалыгы җирләрен санау барышында 165 мең гектар басуларның файдаланылмавы ачыкланган. Аларның 60 мең гектары 10 елдан артык эшкәртелмәгән. Һәм бу җирләрне әйләнешкә кертү өчен 2 миллиард сумга кадәр акча кирәк булачак. Чөнки, исәпләүләренчә, бер гектар җирне “аякка бастыру” 30 мең сумга төшәчәк икән.

Ел саен район хакимиятләренә җирләрне авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертү буенча план куела, ди министр. 2019 елдан алып 100 мең гектар сөренте җир әйләнешкә кертелгән. Аларның 33 мең гектарын узган ел эшкәртә башлаганнар. Бу җирләрне хуҗалыклар һәм инвесторлар үз акчалары исәбенә файдалануга керткән.

Илшат Фазрахманов республикадагы авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр мәйданының төгәл саны төрлечә булуы проблемасын да ассызыклады. Чөнки Башстат һәм Росреестр күрсәткечләре арасындагы аерма 130 мең гектарга барып җитә. Ә бу аз сан түгел. Бәлки, мондый җирләрне санлаштыру эшләре тәмамлангач, уртак нәтиҗәгә килерләр. Әле авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрнең 78 проценты санлаштырылган. Әбҗәлил, Стәрлетамак, Яңавыл, Салават, Кыйгы, Дүртөйле, Дәүләкән, Борай һәм Баймак районнарында  бу эшне тәмамлаганнар. Калган җир участоклары “Респак” мәгълүмат системасына агымдагы елның 1 июненә кадәр кертелергә тиеш,  ди аграр ведомство җитәкчесе. Ә менә сөренте җирләрне язгы чәчү эшләре башланганга кадәр үк системага кертеп бетерергә кирәк, дип кисәтте ул.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: