+14 °С
Болытлы
Башстат 2022 елда таркалган гаиләләр буенча статистика саннарын игълан итте.
Узган ел Башкортстанда 15,9 мең гаилә пары аерылышкан. Бу – аннан алдагы ел белән чагыштырганда 3,9 процентка күбрәк дигән сүз.
Республика гаиләләре иң күбе август аенда таркалган. Бу айда 1,7 мең пар аерылышкан. Икенче урында сентябрь һәм ноябрь тора. Әлеге айларда 1,6 мең гаилә таркалган.
Ә иң аз аерылышулар февральгә туры килгән. Аз дисәң дә, 1,1 мең пар никахларын таркаткан.