Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
3 февраль 2023, 12:41

Ирем китте. Сөяркәдән ничек үч алырга?

Психолог җавап бирә:

Ирем китте. Сөяркәдән ничек үч алырга?
Ирем китте. Сөяркәдән ничек үч алырга?

Психолог җавап бирә:

Сорау:

   Без ирем белән аерылыштык (ул башка хатынга китте), балага өч яшь тә юк иде әле. Хәзер ирем тагын безгә килә башлады, чөнки бала әтисен, әтисе баланы сагына. Мин, әлбәттә, каршы түгел. Ләкин мине бер нәрсә борчый: иремне аздырган хатынга ачуым килә. Аның үзенә дә мин кичергәннәрне кичертәсем, мин тойган әрнүләрне тоюын телим. Аңлыйм, иремне дә, элекке гаилә бәхетен дә инде кайтара алмам (дөресен әйтим, мин хәтта моны теләмим дә). Ләкин нигә соң теге хатынга карата ачуым үтми?

                                                     Энҗе, Чакмагыш.

   Җавап:

    Димәк, гаиләгез таркалуда син төп гаепле кеше итеп, шул хатынны саныйсың, Энҗе. Ләкин син шуны аңларга тиеш – гаилә өчен җаваплылык тәү чиратта, элекке ирең өстендә булган бит. Чөнки, әгәр ир үзе теләмәсә, бер генә сөяркә дә аны гаиләдән тартып ала алмый. Әйе, ачуың кабару мондый очракта гадәти хәл. Үч алу һәм гафу итүләр хакында да бик күп сөйләргә булыр иде. Хәзерге вакытта синең бар ачуың “теге” хатынга юнәлтелгән. Биредә, могаен, хатын-кызлар арасында була торган көндәшлек хисләре дөрлидер.

   Ирегез бүген ике гаилә арасында. Ә хатын-кызлар “кем – кемне” көрәшендә көч сыный. Ә бит, ныклап уйлап караганда, мондый көрәшнең кирәге юк! Элекке ирең бала белән аралаша, синдә дә элекке гаиләне кайтару теләге юк. Шулай булгач, килеп туган хәлләрне аңлап кабул ит һәм “сугышны дәвам итү” теләгеннән баш тарт. Җаның да тынычланыр.

Фото: wild-mistress.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: