Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
30 гыйнвар 2023, 13:37

"Сукырлар өйдә утырырга тиеш!"

Сез бу сүзләр белән килешәсезме?

secretmag.ru
Фото:secretmag.ru

Санкт-Петербургта бер хатын юл күрсәтүче этләр әзерләүче үзәкнең сукыр директорына ташланган. Mash на Мойке язуынча, кыйналган хатын ярдәмчесе һәм 11 яшьлек лабрадор (эт токымы. - Авт.) белән Сосновкадагы тукталышка килгәннәр. Күзләре күрмәс хатын тукталышта ялгыш таягы белән кызга тиеп киткән. Шулчак кызның әнисе котырынган. Сукыр хатынга мыскыллау сүзләре кычкырган, телефоны белән аның башын төйгән: "Сукырлар өйдә утырырга тиеш!" - дип җикергән ул ахырда.

Соңрак сукыр хатын сөйләвенчә, аның таягы ялгыш тиеп киткән кыз бу хәлдән курыккан, әнисен ничек тә тынычландырырга тырышкан. Узгынчылар күзләре күрмәс хатынны яклап чыккан һәм полиция чакырткан. Үзәк директорын ябык баш сөяге-мие җәрәхәте белән дәваханәгә озатканнар.

Без еш кына Көнбатыш кешеләрен каты күңелле, битараф дип сөйләргә яратабыз. Аның каравы, ул илләрдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә бездәге кебек кыргый мөнәсәбәт юк. Безгә алардан өйрәнергә дә өйрәнергә әле...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: