Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
30 гыйнвар 2023, 13:00

Үпкә хисен ничек җиңәргә?

Эх, бигрәк авыр тойгы калдыра шул күңелдә үпкәләү... 

Үпкә хисен ничек җиңәргә?
Үпкә хисен ничек җиңәргә?

      Үпкәләмәгән кеше юктыр ул: ир - хатынына, хатын – иренә үпкәли, хезмәткәрләр арасында да аңлашылмаучанлык чыгып, бер-береңә үпкәләүләр булып тора... Әлбәттә, үпкәләү йөрәктә авыр тойгы калдыра, күңел рәнҗи, кәеф төшә, елыйсы килә. Их, онытырга иде шул үпкәне дип уйлап куясың. Ләкин ничек онытырга соң аны?

      Медицина фәннәре кандидаты, клиник психолог, гипнолог Денис  Долгов  үпкәләү белән көрәшүнең  нәтиҗәле ысулын тәкъдим итә.Табиб бу ысулны "су һәм ут ритуалы" дип атаган. “Аның нигезендә психотерапиядә киң кулланыла торган ирекле хат дип аталган ысул ята", - ди ул.

     Долгов  үпкәләүдән арынырга теләүчеләргә тыныч шартларда, тынлыкта кәгазь бите алырга, тискәре эмоцияләр тудырган  хәлне  искә төшерергә һәм шул хәл белән бәйле барлык кичерешләрен  кәгазь битенә язарга киңәш итә.

   "Чагу итеп языгыз, каты сүзләр белән! Башыгызга килгәннең барысын да языгыз! Грамматикага,  стильгә, хаталарга карамагыз. Просто языгыз!  Күңелсез хәл белән бәйле булган барлык тискәре кичерешләрегезне кәгазь битенә түгегез! Үпкәләргә мәҗбүр иткән сөйләшүнең вак-төякләренә кадәр исегезгә төшерегез. Көчегез җиткәнче языгыз! Азактан хатны конвертка салып бикләгез", - дип тәкъдим итә психолог.

     Шуннан соң, доктор Долгов  сүзләренчә, душ кабул итәргә, шул вакытта су үпкәне, ачуны юып алып китә дип күз алдына китерергә кирәк. “Бу күнегүне кич белән, йокы алдыннан эшләргә киңәш ителә, чөнки нәкъ менә йоклаган вакытта аңыбызды тискәре хисләрдән  азат итүгә китерә торган көчле  эш бара. Иртән хатны яндырырга кирәк”, дип өстәде ул.

      Икенче көнне кич белән  чиста кәгазь бите алырга һәм бу  хәлдән  алынган барлык уңай якларны язып  куярга кирәк. Арытабан – тагын  душ һәм йокы. Иртә белән хатны юк итәргә һәм тагын бер тапкыр юынырга кирәк.  "Бу – җиңеллек  китерүче  гаҗәеп  нәтиҗәле ысул", - ди доктор Долгов.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: