Башкортстанда 10 елдан хезмәт хакларын “көрәп ала” башлаячаклар икән.
Исәпләүләренчә, 2036 елга база варианты буенча эш хаклары 127,7 мең сумга кадәр үсәчәк, конвсерватив фаразлар буенча, 97,5 мең сум булачак. Бу хакта республиканың социаль-икътисади үсеш фаразларында әйтелә. Озакка исәпләнгән бу фаразларны Икътисади үсеш министрлыгы әзерләгән.
Экспертлар фикеренчә, төбәктә хезмәт хакларының уртача күләме кулланучылар бәяләре үсешенннән алда барырга тиеш.
База сценариесе буенча, 2025 елга республикада уртача хезмәт хаклары 59,3 мең сум булырга мөмкин. Ким дигәндә 55,7 мең сум булуыа ихтимал.
Саннарга карасаң, күзләр кызыгырлык. Әмма уртача хезмәт хакының ничек исәпләнгәнен беләбез: бер бай белән бер ярлыныкын кушып, икегә бүлсәң – шул була уртачасы. Бүген күпләрнең хезмәт хаклары очны очка ялгарга гына җитә. Шуңа киләчәктә әллә ни күпкә өмет итеп булмастыр, ахры...
Аннары, әйбер, азык-төлек бәяләре дә тик тормас шул...