Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
27 гыйнвар 2023, 12:49

Зинһар өчен сөяркәгә ышанма, сеңлем!

Әгәр киңәш бирми калсам, үземне гафу итә алмам, дип редакциягә бу гомеремдә кичерергә туры килгән хәлләр турында хат язарга булдым...

Зинһар өчен сөяркәгә ышанма, сеңлем!
Зинһар өчен сөяркәгә ышанма, сеңлем!

“Сер”сәхифәсенең бер санында Бүздәктән Зинира дигән яшь хатын киңәш сораган иде. “Элекке мәхәббәтем белән яшерен очрашабыз. 3 яшьлек кызым – әтисен, ә ирем – кызын ярата. Миңа нишләргә? Әгәр ташлап китсәм, сөйгәнем баламны ярата, аңа әтисен алыштыра алырмы? Ә ирем белән калсам, бәхетсез булачакмын бит... Зинһар киңәш бирегез, өлкән яшьтәге апалар-абыйлар!” (сүзмә-сүз күчереп яздым), дигән Зинира. Шуңа да, әгәр киңәш бирми калсам, үземне гафу итә алмам дип редакциягә бу гомеремдә кичерергә туры килгән хәлләр турында хат язарга булдым...

   Мин мәктәптән үк үземнән ике яшькә өлкән малайны яраттым. Хыялый булып, күзләремә ак-кара күренми, яраттым. Ул да белә иде моны, шуңа күрә, башка кызларны озаткан арада, минем янга да килештереп йөрде. Җитмәсә, “теге кызны үптем менә, монысы бирешми әле”,- дип сөйләп, җаныма тоз сала иде. Шул вакытларда ук аңларлык булган да бит, сукыр ярату үзенекен итте: аны гына күрә иде күзләрем. Армиягә аны сыйныфташ кызы үбешә-үбешә озатып калды, ә мин читтән генә, “заочно” озаттым һәм тыным белән суырып алырдай булып, ике ел көтеп алдым. Теге кыз ярты елдан кияүгә китте.  Ә егетем, хезмәттән кайткан көнне үк, мине күрсә дә, кунак кызын озата китте...

   Бу вакытта мин инде Уфада педагогия училищесында белем ала идем инде, ә анда егетләр бармак белән санарлык кына. Шулай да берәүсе тәүге уку көненнән үк күз салды, ләкин мин аны бер дә якын китермәдем, “егетем хезмәттә” дип кенә тордым. Мәктәптәге мәхәббәтем, хезмәттән кайтып та мине “күрмәгәч”, тоттым да шул бергә укыган егеткә тормышка чыктым.

   Яратмасам да, яхшы хатын булырга карар иттем. Ике елдан кызыбыз туды, аннан улыбыз. Ирем дә, мин дә читтән торып институтка укырга кердек, балаларны карашуда аның әти-әниләренең ярдәме бик зур булды. Фатир сатып алдык, аны да әти-әниләре түләргә ярдәм итте. Менә шулай гомер йомгагын сүтеп, тыныч кына яшәп ятканда, урамда мәктәп елларындагы мәхәббәтемне очраттым. Сөйләшеп тордык: ике хатын алып аерган икән, 3 баласы бар, аларга алимент түлим, ди. Үзе себердә эшли: бер ай ял итә, бер ай эшли. Кайсы мәктәптә эшләгәнемне белеп алды да, көн саен каршы алырга килә башлады. Шулай итеп, очраша башлаганыбызны сизми дә калдым. Тора-бара ул миңа: “иреңнән кит, мин акчаны әйбәт табам, балаларыңны бергә үстерербез”,- дип кабатлый башлады. Кыскасы, бераздан бергә яши башладык.

   Иремне җәлләмәдем дә ул чакта: “яратмаганымны белеп алдың бит үзең”, - дип кенә җибәрдем. Ул гарьлегеннән янып-көеп, бергә алган фатирны безгә калдырып, әти-әниләре янына күчте. Бианай да кат-кат килеп, сөйләшеп-аңлатып карады, ләкин мин берсен дә тыңламадым: 30 яшемдә мәхәббәттән канатланып, күкләрдә очып йөрдем. Балалар, әлбәттә, әтиләрен сагындылар, гел барып йөрделәр. Ә менә яңа иремнең аларга артык исе дә китмәде, шул ук вакытта кырын күз белән дә карамады кебек.

   Яратышып яшәү 3 елга сузылды, ул арада тагын бер малай алып кайттым. Ләкин, мин бала имезеп, азрак үземне тәртипкә китергәләгәнче, Себердән бер яшь кенә бер хатын шалтыратып, “яшь” иремнән бала көтүе хакында хәбәр җиткерде. Ирем дә шул чираттагы вахтасына китүдән кайтып тормады...

   Һушыма килә алмый интектем, сөтем югалды, алма кебек балам көн-төн җылап, чиргә сабышты. Шул чакта янымда элекке бианам булмаса, билләһи, үлгән булыр идем, дип уйлыйм. Ул оныклары янына килеп йөреп, бер уңайдан мине дә аякка бастырды. Хәтта чит ирдән туган балама да җылы булды аның карашы. Элекке ирем генә килеп йөрүен туктатты, аннан балалы бер хатынга йортка керде һәм тормышын корды.

   Мин бу хатны нәрсә өчен язам, Зинира сеңлем? Син аны укып, барсын да аңласын һәм яшьлегеңдә корган гаиләңне теш-тырнагың белән сакларга тырышсын өчен!

   Мин язган вакыйгалардан соң шактый вакытлар үтте (барсын да бер хат эчендә язып бетереп буламы ни), тәүге иремнән туган балалар инде башлы-күзле булдылар. Алар әтиләре белән аралаша, ә кече улым мәктәпне тәмамлау алдында. Кызганыч, һәрвакыт мине үз кызыдай яраткан, бер вакытта да язмыш кочагына калдырмаган бианам вафат булды. Биатам бүген  урын өстендә ята, балалар белән аның да хәлен белеп, ярдәмләшеп йөрибез.

   Тормыш шундый нәрсә, Зинира сеңлем: ул ялгышларны бер дә гафү итми: бар хаталарың өчен дә җавап бирергә туры килә. Ярый әле шул авыр чакта минем янда элекке бианам-биатам булды, ә алар булмаса? Стресска бирелеп, харап булсам, ни булып бетәр иде: балаларым бик кечкенәләр иде бит...

   Кыскасы, үзеңне дә, кызыңны да яраткан иреңнең кадерен бел. Ә иреңә карата ярату килер ул: яхшы ир урамда аунап ятмый, шуны бел!

Фото: kleo.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: