Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
25 гыйнвар 2023, 18:43

“Зиратка барганда бу егетләрнең каберләре янында да тукталыгыз...”

“Кызганычка каршы, шәхси хәрби компанияләр үлгән сугышчылар турында хәбәр итми”, – ди Благовещен районы башлыгы Олег Голов.

https://vk.com/oleggolov
https://vk.com/oleggolov

Благовещен районы башлыгы Олег Голов үткән ялда үзенең Вконтакте сәхифәсендә махсус хәрби операция барышында һәлак булган егетләр турында язма урнаштырган.

“Декабрь ахырында һәм гыйнвар башында Благовещенда махсус хәрби операциядә булган өч егетне җирләдек. Алар төрле вакытта шәхси хәрби компанияләр белән контракт төзегән. Яу кырында яралар алып, мәрхүм булган якташларыбыз – Рөстәм Фәрхетдинов, Илдар Мельников, Сергей Перегенчук.

Бәлки, без барысын да искә алмаганбыздыр. Кызганычка каршы, шәхси хәрби компанияләр үлгән сугышчылар турында мәгълүматны хәбәр итми. Алар җәсәдләрне алып кайтуны үзләре оештыра һәм мәрхүмнәрнең гаиләләре белән үзләре элемтәгә чыга.

Ә бу егетләр, калганнар кебек үк, махсус хәрби операциядә батырлык һәм кыюлык күрсәткән. Зиратка барганда, бу кыю егетләрнең каберләре янында туктап, баш иегез.

Хәтерлибез. Кайгырабыз. Хәтердә тотабыз”, – дип язган Олег Котов.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: