Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
25 гыйнвар 2023, 17:54

"Архипелаг ГУЛАГ"ны мәктәптә калдырырлармы?

Әдәбият буенча мәктәп программасына совет авторларының кайсыбер әсәрләре яңадан кайтачак. Ә Александр Солженицынның “Архипелаг ГУЛАГ”ын, киресенчә, дәреслекләрдән алырга кирәк, ди депутат Дмитрий Вяткин. Сез бу фикер белән килешәсезме?

sanktpeterburg.bezformata.com
sanktpeterburg.bezformata.com

Дәүләт Думасында “Бердәм Русия” партиясе җитәкчесенең беренче урынбасары Дмитрий Вяткин әйтүенчә, әдәбият буенча мәктәп программасына быел ук үзгәрешләр кертелә башлый: совет авторларының кайсыбер әсәрләре яңадан мәктәп программасына кайтачак. Алар арасында Александр Фадеевның “Молодая гвардия”, фронтовик язучы Юрий Бондаревның “Горячий снег” әсәре бар.

“Ә вакыт сынавын үтә алмаган, чынбарлыкка туры килмәгән әсәрләрне мәктәп программасыннан алырга кирәк”, – ди парламентарий. Алар рәтенә ул Александр Солженицынның “Архипелаг ГУЛАГ”ын кертә. Тарихи анализ күрсәтүенчә, автор бу әсәрен “бармактан суырып” һәм “үз Ватанын пычракка буяп” язган, ди ул.

“Архипелаг ГУЛАГ” мәктәп программасында озак яшәр дип уйламыйм. Чөнки Александр Исаевич күп фактларны уйлап чыгарган. Тарихчылар аларны тикшерде. Ул үз Ватанын пычракка батырган өчен премия алырга омтылган”, – дип раслый Вяткин.

Әлеге фикерен депутат узган атнада Көньяк федераль университет студентлары белән очрашудан соң әйтте. Анда студентларның берсе Александр Солженицын әсәрләренә кагылышлы сорау бирде. Ул “әсәрләрендә фактларны алмаштыру һәм бандеровчыларны аклау белән шөгыльләнгән” язучының иҗаты ни өчен мәктәп программасына кертелүе белән кызыксынды.

Шулай да, Вяткин әйтүенчә, бу мәсьәлә “педагогика һәм мәдәният өлкәсендәге белгечләрнең фикеренә таянып, укытучылар һәм ата-аналар сүзенә колак салып” хәл ителәчәк. “Берәү дә тамырына балта чабарга җыенмый”, – дип тә өстәде ул.

Депутатның әлеге фикере шәхси булса да, ул җәмәгатьчелектә бәхәсләр уятты. Аның белән килешмәүчеләр дә бар. Ә сез бу уңайдан нинди фикердә?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: