+14 °С
Болытлы
Мәгънәсез үлемнәр исемлегенә кертелгән хәлләр күптөрле. Менә шуларның тагын да берсе. Чиләбе шәһәрендә яшәгән һәм яше инде 70кә якынлашып килгән берәүне шешә харап иткән.
Ару гына сыйланып та, исерүе җитмәгәч, иркәй икенче шешә аракы алырга дип кибеткә китә. Сатып алгач, аны чалбар кесәсенә тыга. Ләкин кибеттән чыккан чакта ул абынып егыла һәм бер пыяла кисәге аның тәненә кадалып, кан тамырын кисә.
Ашыгыч ярдәм машинасы бик тиз килеп җитсә дә, ирне коткарырга өлгерә алмыйлар: күп кан югалту аркасында ул вафат була.
Фото: feedc.com