Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
22 гыйнвар 2023, 13:48

Их, ничек дәшми калырга соң!

Талашуның да тәртибе бар диләр, дөресме икән?

Их, ничек дәшми калырга соң!
Их, ничек дәшми калырга соң!

    Талашуның да тәртибе бар диләр, дөресме икән?

   Төрле кешеләр төрлечә талаша. Мәсәлән, хисле кешеләр савыт-саба вата, бер-берсенә карата начар сүзләр әйтә, сүгенә. Мондый төр гауганың кызган вакытына туры килсәң, ызгышның сәбәбен һәм сүзнең ни турыда барганын да аңлавы кыен була.  Әлеге хәлдә чыгуның бер генә юлы бар: кемдер үзен акыллы тотарга һәм... дәшми калырга тиеш.

   Тик бу очракта да җәмәгатеңнең ачуын тагын да ныграк кабартырлык итеп дәшми калу турында сүз бармый. Дәшми калуны тик яхшы күңел, изге уйлар белән эшләргә кирәк. Мәсәлән, “Әйдә, тынычланыйк, иртәгә барсын да уртага салып сөйләшербез”,- дип. Ә һич тә үзеңне тәкәббер тотып: “Ярый, синеңчә булсын инде”,- дип (ягъни үзеңнең барыбер дә хаклы булуыңа басым ясап) әйтергә ярамый.

   “Тавыш-гаугада һичкайчан дөреслек булмый. Адәм баласы кызып киткән чагында чынбарлыкны, башка кешенең сүзләрен тиешенчә һәм дөрес итеп кабул итә алмый,- ди белгечләр бу уңайдан.- Шуңа да хискә артык бирелгән хәлдә үз-үзебезне тотышыбызның, гамәлләребезнең бернинди уңай нәтиҗәсе дә булмаячак”.

Фото: parents.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: