Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
20 гыйнвар 2023, 12:06

Вейплар коточкыч зыянлы

Кызганыч, бүгенге көндә яшьләрнең сәламәтлегенә зыян салырдай нәрсәләр шактый күп.

Вейплар коточкыч зыянлы
Вейплар коточкыч зыянлы

Менә вейп дип аталган нәрсәне генә алыйк. Уфа урамнарында аны бихисап үсмер һәм яшь кешенең кулында күрергә мөмкин. Ә бит вейп, ягъни электрон сигарет, тарткан кеше сәламәтлегенә никадәр зур зыян салуын анлап җиткерә алмый. Аның миен никотин төтене томалаган. Бу җәһәттән табиблар кисәтү ясый. Алар раславынча, электрон сигарет тарту иртә баш өянәгенә (инсульт) һәм яман шеш үсүенә китерә ала.
Һәрхәлдә вейплар организмга зыянны гадәти сигаретлардан ким салмый. Табиблар раславынча, вейп иммунитет эшчәнлеге өчен җавап бирүче геннарны җимерә. Вейп тартучылар арасында яман шешнең берничә төре, иртә баш һәм йөрәк өянәкләре һәм башка кан тамырлары авырулары барлыкка килү куркынычын тудыра.
Дәүләт Думасы депутатлары вейпларны тыю хакында уйлана. Парламент спикеры Вячеслав Володин профильле комитетларга электрон сигаретларны тыю турында тәкъдимнәр кертергә кушкан. Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисе урынбасары Сергей Леонов Русиядә яшьләр арасында үлем очраклары ешаюы сәбәпле электрон сигаретлары тыю зур әһәмяиткә ия дип саный. Җитмәсә, вейплар үсмерләр кулларында шартлыйлар да.

Фото: kartinkin.net

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: