Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
12 гыйнвар 2023, 20:30

Килегез. Эш бар.

"Илле кешегә эш бар, тиле кешегә эш юк!" (Халык мәкале)

Килегез. Эш бар.
Килегез. Эш бар.

"Илле кешегә эш бар, тиле кешегә эш юк!"

(Халык мәкале)

 

2023 елда Башкортстан эш бирүчеләре ерак чит илләрдән 300дән артык чит ил эшчесен җәлеп итәргә планлаштыра. Хезмәт министрлыгы илгә виза нигезендә килүче чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү өчен 2023 елга квотаны раслады.

Башкортстан Республикасы өчен 327 кешегә квота билгеләнгән. Квоталар эш бирүчеләрнең үз гаризалары нигезендә, шул исәптән шәхси эшкуарлар арасыннан чит ил гражданнары тарафыннан, барлык кызыксынган федераль һәм республика башкарма хакимият органнары катнашлыгында төзелә.

Чит ил эшчеләре Башкортстанга 8 илдән: Вьетнам, Мисыр, Индонезия, Кытай, Монголия, Таиланд, Төркия һәм Филиппиннан җәлеп ителә. Бу хакта республиканың гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр итә.

2022 ел дәвамында чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча республика ведомствоара комиссиясе төбәккә ерак чит илләрдән 536 хезмәткәрне җәлеп итүгә 37 эш бирүченең гаризаларын карады. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча комиссия әгъзалары 2023 елга ерак чит илләрдән 327 белгечкә 31 эш бирүченең гаризасын раслаган. Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Башкортстанның 39 эш бирүчесеннән 245 чит ил хезмәткәренә квота расланды.

 

Фото: pravitelstvorb.ru

Килегез. Эш бар.
Килегез. Эш бар.
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: