Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
12 гыйнвар 2023, 19:33

Иңнәрендә бер гасыр тарихы

Кайсы якларда яши бәхетле ветеран?

Иңнәрендә бер гасыр тарихы
Иңнәрендә бер гасыр тарихы

Кайсы якларда яши бәхетле ветеран?

 

Туймазыда яшәүче Рәис Фазлыәхмәт улы Гәрәвка бүген 100 яшь тулды! Бөек Ватан сугышы ветеранын район хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов барып тәбрикләп, бүләкләр тапшырган.Бу хәбәр белән ул социаль челтәрләрдә бүлешә.

Рәис Фазлыәхмәт улы яшь Советлар иле төзелүен дә, тарихтагы иң куркыныч сугышны да, аннан соң, илебезнең яңадан, көлдән терелүен дә күргән, барын да үз иңнәрендә кичергән кеше.

Ветеран ул вакыттагы Чокадытамак губернясына караган Арсланбәк авылында туган. Соңрак гаилә Үрнәк авылына күченгән. Мәктәпне тәмамлагач, завод- фабрика училищесына укырга керә. Автомобильләр төзәтүче слесарь-механик белемен ала.

Сугышка 19 яшендә алына. Пулеметчы була. Утлы елларның башыннан ахырына кадәр, дигәндәй үткән ир- егеткә үлем белән күзгә - күз бер генә очрашырга туры килми. Ветеран язмышым аяды дип саный.

"Бервакыт мин немец автоматчысы белән кара-каршы калдым. Без хәтта куркып та өлгермәдек, мин курокка алданрак бастым. Шулай гына ул очракта исән калдым", - искә төшерә ул.

Бервакыт снаряд ветераннан чак кына читтә шартлый. Ярчыгы каскасын яра, егетне чыеп кына китә. Ләкин гел алай булмый шул. Рәис бабай каты яраланып, ике ай госпитальдә дә ятып чыга.

Җиңү көнен ул Көнчыгыш Пруссиядә каршылый. 1947 елда гына туган якларына кайта. Өйләнә. Октябрьскийның нефть- газ чыгару идарәлегендә - электромонтер, соңыннан Себердә эшли.

Каһарман солдат Бөек Ватан сугышының 1 дәрәҗә ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Хатыны Кәшифә Хәмидулла кызы белән 70 ел тигез гомер итеп, 8 бала үстерәләр. Кәшифә апа биш ел элек гүр иясе булган.

Ветеран озак еллар Серафимовка авылында яшәгән.

Бер гасырлык юбилеен каршылаган ветеранның кәефе көр. Сәламәтлеккә зарланмый. Ике еллап элек ковидны да җиңгән солдат ул.

Рәис бабайның гасырлык гомер юлына, бәхетле язмышына сокланабыз һәм ныклы сәламәтлек, зиһен яктылыгы телибез.

Иңнәрендә бер гасыр тарихы
Иңнәрендә бер гасыр тарихы
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: