Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
12 гыйнвар 2023, 13:30

Ханымның... күкрәге шартлаган

Арагызда күкрәк зурайтучылар бармы?

Ханымның... күкрәге шартлаган
Ханымның... күкрәге шартлаган

Лондонда яшәүче 48 яшьлек Келли Янг күкрәген зурайтырга булган, тик   операциядән соң   имплантларының берсе ярылган.

Янг  бу операцияне  2018нче елда ясаткан.  Ләкин берничә елдан соң бер импланты ярылган. Шуннан соң   ханым Төркиягә барырга, шартлаган имплантны яңага алыштырырга, бер уңайдан күкрәген дә  күтәрттерергә уйлаган. Уйланган ният – эшләнгән эш.

Кайткач, ханым  уң күкрәгендәге җөйнең таралганын күргән.  Янг тагын дәваханәгә  мөрәҗәгать иткән. Анда табиб аның инфекция эләктерүен  хәбәр иткән һәм антибиотиклар курсын билгеләгән. Ләкин хатынның хәле начарланганнан начарлана барган. Ярасы зурайган...

 Ләкин ханым үткән хәлләрдән сабак алмаган, күрәсең. Медицина күзлегеннән ярамаса да, ул  яраны тегү һәм имплантны элеккеге урынга кайтару өчен кабат Төркиягә очарга булган... Азагы хәерле булсын инде бу хәлләрнең.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: