Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Уфа шәһәренең Салават Юлаев проспектында төзелүче “Әр-Рахим” мәчетен 2026 елга кадәр төзеп бетерә алмаулары турында хәбәр иткән.
Мәчетне төзеп бетерү өчен 2 миллиард сумнан алып 4 миллиардка кадәр акча кирәк. Әлбәттә, мәчет казна акчасына төзелә алмый, бу акчалар казнадан тыш кайдандыр бүленергә тиеш.
“Әр-Рахим” мәчете 2007 елда төзелә башлады. Аны төзү идеясен Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов бирде. Әмма берничә елдан төзелешне “туңдырдылар”. 2009 елда шул ачыкланды: республика оешмаларының садака итеп биргән 70 млн сум акча билгесез юнәлештә югалган, төзүчеләргә каршы җинаятьэше дә ачылды. Тикшерүчеләр 37,1 млн сум акчаны эшләнмәгән эшләр өчен түләүләрен ачыклаганнар, 32,7 млн сумны эшләнгән эшләргә арттырып түләгәннәр. 1,1 миллион сум акча исә бөтенләй төзелеш белән бәйле булмаган эшләргә сарыф ителгән.
Әгәр ул 2026 елга кадәр төзелеп бетмәсә, иң озак төзелгән гыйбадәтханә буларак тарихка кереп калачак.
Чыганак: МК.RU Уфа