Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
11 гыйнвар 2023, 11:44

Фәкыйрьләр...

Бездә күпме алар?

solidarnost.org
solidarnost.org

Ни кызганыч, тормыш алга барса да, бүген дә фәкыйрьлек чигендә яшәүчеләр шактый.

Башстат хезмәткәрләре 2013нче елдан алып 2021нче елга кадәр керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган кешеләр санын исәпләгән. Шулай итеп, рәсми саннарга таянсак, 2013 елда республикада 422,3 мең кеше ярлы дип исәпләнгән. Бу – төбәк халкының 10,4 проценты дигән сүз.

2014 елда фәкыйрьләр саны бераз арткан һәм 439,5 мең (10,8 процент) тәшкил иткән. Ә 2015 елда бу сан 529,1 меңгә (13 процент) җиткән. Бу әлеге чор аралыгында ярлылыкның иң югары ноктасы булган. Чөнки аннан соңгы елларда керемнәре яшәү минимумыннан аз булучылар саннар бераз кими башлаган.

2016 елда ул 510,1 меңгә (12,5 процент) төшсә, 2017 елда – 500,2 мең (12,3 процент), 2018 елда 487,5 (12 процент) дип исәпләнгән.

2019 елда фәкыйрьләр саны – 490,6 мең (12,1 процент), 2020 елда  472,6 мең (11,7 процент) булган. 2021 елда 455,7 мең кеше (11,4 процент) ярлылыкның аръягында яши дип билгеләнгән.

2022 ел өчен саннар әлегә исәпләнмәгән.

Саннарны чагыштырып карасак, югарыда телгә алынган еллар аралыгында фәкыйрьләр иң аз ел 2013 булган. Ул вакыттагы күрсәткечләргә кайчан әйләнеп кайтарбыз икән? Ә бит Русия кебек бай илдә ярлылар бөтенләй булмаска тиеш кебек... Әмма, ни кызганыч, әлегә фәкыйрьлекнең юктыр чикләре дияргә генә кала.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: