2023 ел башы үтә дә салкыннары белән истә калыр, мөгаен.
Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, бүген төнен Уфа-Дим метеостанциясендә термометр баганалары -39 градуска кадәр төшкән. Мондый күрсәткеч 10 гыйнвар көнне соңгы тапкыр моннан 83 ел элек, ягъни 1940 елда булган. Ул чакта һава температурасы -38,4 градуска кадәр түбәнәйгән.
Республика буенча иң салкын температура Архангель (Архангель районы) һәм Кананиколь (Зилаер районы) метеостанцияләрендә теркәлгән. Аларда термометр баганалары -39,7 градус күрсәткән.
Ә сезнең якларда бүген төнен ничә градус салкын булды?