Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
9 гыйнвар 2023, 21:09

Сабый үлемендә кем гаепле?

4 айлык баланың әнисе табибларга берничә тапкыр мөрәҗәгать итә...

vesti-k.ru
vesti-k.ru

Стәрлетамак шәһәрендә 4 гыйнварда 4 айлык сабыйның гомере өзелгән... Бу хакта “ufa.aif.ru” басмасы хәбәр итә.

Баланың әнисе Анастасия Королева сөйләвенчә, 3 гыйнвар кичен бала тынгысызлана башлый. Нарасый ике сәгать буена бертуктаусыз елый. Сабыйны берничек тә тынычландыра алмагач, ул ашыгыч ярдәм чакырта.

Медицина хезмәткәре ана белән сабыйны балалар дәваханәсенең кабул итү бүлегенә алып килә. Сабый укшый башлауга карамастан, табиб аларны өйләренә кайтарып җибәрә.

Бер сәгатьтән ана кеше янә ашыгыч ярдәм чакырта. Әмма фельдшер “сабыйның тешләре чыга” дигән нәтиҗәгә килә.

Иртәгәсе көнне иртән нарасый хәлсезләнә, ашамый. Ашыгыч ярдәм машинасында аларны янә дәваханәгә алып китәләр. Бераздан сабыйның тәне зәңгәр таплар белән каплана һәм ул тын алмый башлый.

“Мин сулыш алмаган бала белән реанимациягә йөгердем һәм аны өстәлгә китереп салдым. 40 минуттан миңа баламны коткара алмауларын әйттеләр, – ди Анастасия. – Кайда сезнең санавиация? Баланы Уфага алып барырга, аны коткарырга мөмкин булыр иде бит?”

“Әлеге очрак буенча Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы тикшерү башлады. Клиник хәлне ачыклау министр урынбасары Татьяна Саубанова контролендә алып барыла. Тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүматне 27 гыйнварга кадәр хәбәр итәчәкбез”, – дип җавап биргән ведомство вәкиле Таһир Гыйззатуллин.

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: