Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
4 гыйнвар 2023, 19:52

Ике фондны куштылар

Икедән бер ясадылар. 

big-rostov.ru
big-rostov.ru

2023 ел башыннан Русиядә Пенсия фонды да, Социаль страховкалау фонды да булмаячак.

Алар яңа оешмага берләште һәм ул “Пенсия һәм социаль страховкалау фонды” дип атала. Кыскача – “Русиянең Социаль фонды”. Нәкъ әлеге структура пенсионерлар белән эшләячәк, айлык пособиеләр түләячәк. Пособие һәм түләүләр даталары үзгәрмәячәк. Шулай ук кирәкле бар документларны һәм белешмәләрне "Госуслуги" аша алу мөмкинлеге дәвам итәчәк.

Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин Социаль фонд булдыру дәүләт ярдәме һәм пособиеләр алуны җиңеләйтәчәген, ул автомат рәвештә яки бер гариза буенча билгеләнәчәген әйтте. Ул ил халкы алдында барлык социаль бурычлар да үтәләчәк, дип искәртте.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: