

Стәрлетамак шәһәренең ашыгыч ярдәм хезмәтенә Ходайбирдин урамында урнашкан военкомат бинасындагы күңелсез хәл турында хәбәр иткәннәр – армия сафларына чакыру яшендәге яшь егетне военкомат тәрәзәсе төбендә табып алганнар.
Ул биектән сикереп төшкәндә була торган җәрәхәт алган. Аңа кадәр бинаның икенче катында булган.
Инцидент булган урынга ашыгыч ярдәм табиблары килеп җиткән. Егетне шәһәрнең 2нче санлы дәваханәсенә алып киткәннәр. “Үкчә сөягенең ябык сынуы” дигән диагноз куйганнар.
Мондый адымга нәрсә мәҗбүр иткәндер егетне – билгесез. Качарга уйлагандырмы ул, өенә генә кайтып килергә ниятләгәнме, егылып төшкәнме? Тәртип саклаучылар монысын ачыклар инде.