Уйланырга урын бар
23 декабрь 2022, 06:00

Без уйлап чыгармадык

Без уйлап чыгармадыкБез уйлап чыгармадык
Без уйлап чыгармадык

Мода куучылар һәм сәерсенеп караучылар игътибарына.

Ниһаять, кайбер яшьләрне салкын тидереп авырудан һәм аякларын кисүдән(!) саклап булыр –  кыска чалбарлар модадан чыга!

 Ачы кышта да ярымшәрә йөргән яшьләргә карап, үзең өшеп китәсең, хәтта. Тубыклары ачык чалбар кигән егет-кызларга карап: “их, балакайлар, болай йөрсәгез, аяксыз каласыз бит”, дип әйтәсе килсә дә, телеңне тыясың. Хәзер беркемгә дә, берни әйтерә ярамый... Ә табиблар яшь кешеләрнең шулай йөреп, аякларын туңдыруын, гангрена башлануын һәм ампутация ясарга мәҗбүр булуларын бәян итә.

Ярый әле замана модасы бар. Әти-әнине ишетмәгән егет-кызлар өчен бу очракта мода сүзе үтемлерәк булыр, бәлки. Быел кыш кыска, ягъни, тубыктан торган чалбарлар модада түгел. Ишетәсезме, егетләр, кызлар?! Моңа кадәр көязләнеп йөргәнсез икән, бу юлы да артта калмагыз. Кыска чалбарларыгызны ераграк яшерегез. Джинсыларыгыз бәлки җәй көне кирәк булыр.

Матур аякларыгыз сәламәт булсын, теләгәнен киярсез.

Без уйлап чыгармадык
Без уйлап чыгармадык
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас