Уйланырга урын бар
19 декабрь 2022, 09:40

Пиротехника уенчык түгел!

Шартлатмасаң, бәла тумас иде...

Пиротехника уенчык түгел!Пиротехника уенчык түгел!
Пиротехника уенчык түгел!

Шартлатмасаң, бәла тумас иде...

 

Яңа ел якынлаша. “Пиротехника” дигән галәмәт тагын безнең яшәешкә тыгыла. Куанычы зуррак булырмы, китерер хәсрәте, бәласеме?

Ә бездә аны әле дә саталар, әле дә кулланалар. Ел саен шул шартлаткычлардан меңәрчә кеше зыян күрсеп торса да – шартлаталар.

Шулкадәр бәйлелек булгач, әйдәгез соң, аны сайлап алу шартлары, төрләре, шартлату кагыйдәләре белән танышып китик. Бәлки бу юлларны укыгач, нинди дә булса икенче уйлар уяныр?.. Бәлки Яңа елны ансыз да, күңелле итеп үткәреп җибәреп булыр?...

Әйткәндәй, Донбасс балаларына мондый шартлау тавышлары тансыкмы икән? Юктыр! Мин шул фикердә. Ә сез?

 

ГОСТ Р 51270-99 буенча пиротехник җайланмалар биш класска бүленә: 1 класслы җайланмаларга бенгаль утлары, хлопушкалар керә. Алар лицензия таләп итми, чагыштырмача куркынычсыз булып санала. Шартлау вакытында куркыныч тудырган зона метр ярым араны тәшкил итә.

II, III класслы пиротехникага да лицензия кирәкми. Бу–петарда, фейерверк, утлы фонтаннар, ракета, фестиваль шарлары. Аларны урамда гына кулланалар. Шартлаганда, кисәкләр очып китми, куркыныч зона 5-20 метр.

IV һәм V класслы җайланмалар өчен лизенция мәҗбүри. Бу класска кергән профессиональ фейерверклар гадәттә шәһәр бәйрәмнәрендә, карнавалларда кулланыла. Моның өчен махсус белем, алдан әзерлек кирәк.

Пиротехник җайланмаларны бүлмә эчендә, балконда, шулай ук янгын чыгу куркынычы зур булган урыннарда, мәдәни мирас объекты тирәсендә, тыюлыкларда, милли паркларда кулланырга ярамый.

 Петарданы кешеләр, хайваннар, төзелеш корылмалары, тиз янып китә торган предметлар ягына ату тыела.

Петарданы сызгач та кулда озак тотарга ярамый, ул шартларга мөмкин. Ыргытылган петардага, шартламаса да, 15 минут якын килмәсәгез яхшырак.

 Шартлаткычны кесәдә сакламагыз. Пиротехник җайланма эшләмәсә, аны тикшерергә, ни өчен янмавының сәбәбен ачыкларга тырышмагыз.

 Фейерверк һәм салютларны торак урыннардан, агачлы җирләрдән читтә генә кулланырга була. Фитилен кабызган вакытта җайланмага артык иелмәгез. Кабызганнан соң, тиз арада җайланмадан 5-6 метрга ераккарак качыгыз.

Ә аны сатып алмаган очракта, ул акчаны башкага – файдалы ризыкка, матур бүләккә, яхшы һәм төсле китапка тотынып була. Үзегез карагыз инде...

Фото: kvashenaya-kapusta.ru 

Пиротехника уенчык түгел!
Пиротехника уенчык түгел!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас