

Башкортстаннан Татарстанга рөхсәт документы булмаган 150 баш сарыкны алып чыкканнар. Бу хакта Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсеннән хәбәр итәләр.
Ведомстводан әйтүләренчә, сарыкларны Кырмыскалы районының Югары Төкен авылыннан Татарстанның Биектау районы Чыршы авылына илткәннәр. Әмма 150 баш мал өчен тиешле документлар булмаган һәм ветеринар хезмәт белән килешенмәгән.
“Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе сарыкларның хуҗасына малларны кертүгә рөхсәт бирмәгән. Аңа ветеринария өлкәсе кагыйдәләрен бозарга ярамый икәнлеге турында кисәтү ясалган”, – диләр ведомствоның Башкортстан буенча идарәсеннән.