

12 декабрьдә хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мәктәп туклануын оештыру мәсьәләсенә тукталды.
Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев әйтүенчә, 2022 елның гыйнвар-декабрендә тикшерүчеләр 683 тапкыр мәктәпләргә, балалар бакчалары, дәваханәләргә барган. 123 очракта кешеләрнең мөрәҗәгатьләре буенча тикшерү үткәрелгән.
Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча республикада мәктәптә туклану сыйфатын киметүгә китерә торган сәбәпләр аталган. Алар – пешергәндә әзерләү технологиясен бозу яки үтәмәү, ягъни пешекчеләр азыкны чама белән генә әзерли; түбән сыйфатлы продуктлар куллану; азык-төлекне саклау шартларын бозу.
“Гомумән, 2022 елгы күчмә тикшерүләр нәтиҗәләре буенча туклануны оештыруда ачыкланган тәртип бозулар саны сизелерлек кимеде”, – диде министр.
Радий Хәбиров муниципалитет башлыкларына мәктәпләрдә туклану сыйфатын шәхсән тикшереп тору кирәклеге турында искәртте.
“Бу эштә контроль кирәк. Шул чакта барысы да яхшы булачак”, – диде ул.